БЕЗНЕКЕЛӘР: халыкара фестивальдә катнашты “Татшина” җәмгыятенең персонал белән идарә хезмәте белгече Рөстәм Сәләхетдинов Татарстан делегациясе составында Екатеринбург шәһәрендә узган Халыкара яшьләр фестивалендә катнашты. Әлеге мәртәбәле фестиваль дөньяның 191 иленнән ун мең тирәсе кеше бер мәйданга туплый. Рөстәм региональ “Сабан туе” программасының концертында чыгыш ясый, яшьтәшләрен бер көпчәкле цирк велосипедында йөрергә өйрәтә. Егет, спорт программасы кысаларында, 2 километрга йөгереп, аны 6 минут 23 секундта үтә, “Сказки мира” программасында 4 метрлы стена буенча күтәрелә. Моннан тыш, дөнья яшьләре парадында Екатеринбург урамыннан татар милли костюмыннан атлый. - Халыкара фестиваль минем өчен дөнья күләмендәге вакыйганың бер өлеше булудан тыш, Татарстан, КАМА TYRESны тәкъдим итү мөмкинлеге дә иде. Илебезнең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән яшьләр белән таныштым, үземне төрле активлыкларда сынап карадым һәм тәҗрибә тупладым,– дип, фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм. #KAMATYRES #ХалыкараЯшьләрФестивале #РөстәмСәләхетдинов #Екатеринбург